logo

Рөстәм Миңнеханов: «Фәннең җитештерүчеләр белән элемтәсен киңәйтү әһәмиятле»

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мөһим илкүләм максат – технологик лидерлыкны тәэмин итү – ул 2024 елда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган иде. Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре бу максатка ирешүгә актив кушылдылар.

«Республика инициативаларын гамәлгә ашыру өчен, илебез икътисады өчен мөһим юнәлешләр: җитештерү чаралары һәм автоматлаштыру, азык-төлек куркынычсызлыгы, яңа материаллар һәм химия, сәламәтлекне саклау, күп иярченле төркемнәр буенча 3,2 млрд сум җәлеп ителде, – диде Татарстан Рәисе. – Әйтик, «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты кысаларында Казан федераль университеты Россия нефть-газ чыгару сәнәгате өчен импортны алмаштыра торган катализаторлар һәм реагентлар эшли. Казан милли тикшеренү технология университеты инженерлык эшләнмәләре үзәген булдыру хокукын отты, югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә федераль субсидияләр ала. Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) пилотсыз авиация системалары буенча фәнни җитештерү үзәгенең якорь резиденты булды».

Моннан тыш, «Җитештерү чаралары һәм автоматлаштыру» икүләм проекты кысаларында Иннополис Университетында сәнәгать робототехникасын үстерүнең беренче федераль үзәге уңышлы эшли.

«Безнең югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да үз урыннарын интенсив үстерүне дәвам итәрләр дип ышанам», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, тулаем республикада фәнни-технологик үсешнең стратегик нигезләрен формалаштыру, дәүләт һәм фәнни-техник эшчәнлекнең бербөтен төбәк системасын булдыру, шулай ук галимнәргә ярдәм итүнең республика чараларын камилләштерү буенча зур эш башкарылган.

Татарстанда фәнни-технологик үсешнең үз озак сроклы программасы кабул ителде, ТР Фәннәр академиясе тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы белән дәүләт идарәсенең үзәк элементы булып тора.

Актив фәнни-техник сәясәт нәтиҗәсендә республикада фәнни-тикшеренү персоналы саны аның яңа тарихында рекордлы күрсәткечкә җитте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, ә фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар күләме соңгы биш елда өч тапкырга диярлек артты.

Моннан тыш, республикада инновацион белем бирү мохитен һәм алдынгы тикшеренү инфраструктурасын үстерү дәвам итә.

Федераль үзәк ярдәмендә республиканың фәнни-мәгариф комплексы даими рәвештә яңа объектлар белән тулылана, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер ил территориясендә заманча кампуслар челтәре булдыру буенча гомуммилли конкурс үткәрелә, анда Татарстан да актив катнаша.

«Ил җитәкчелеге фәнни-техник өлкәдә мөһим төп максатларны формалаштырып кына калмады, ә аларга ирешүнең конкрет механизмын тәкъдим итте, шул исәптән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен субсидияләү, салым преференцияләре бирү, НИОКРга озак вакытлы квалификацияле заказ бирү. Алар барысы да фәннең производство белән элемтәләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән», – диде аннары Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук төбәктә фәнни-техник һәм мәгариф кооперациясенең уңышлы мисаллары барлыгын билгеләп үтте. Республиканың эре предприятиеләре структурасында фәнни бүлекчәләр, конструкторлык бюролары эшли. Индустриаль партнёрлар — югары технологияле компанияләр ярдәмендә алты алдынгы инженерлык мәктәбе эшли.

Моннан тыш, югары белем бирү системасының матди-техник базасын үстерү буенча дәүләти-хосусый партнёрлык үсеше дәвам итә. Мәсәлән, Түбән Камада, Әлмәттә.

«Әмма бу уңышлы мисаллар гына җитәрлек түгел, – дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Фәнни-җитештерү кооперациясенең бөтен җирдә киң таралган күренешкә әйләнүе мөһим. Безнең бурыч – стратегик мөһим бурычларны хәл итү өчен күрсәтелгән механизмнан максималь нәтиҗәле файдалану. Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре тарафыннан фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә озак сроклы квалификацияле заказ формалаштыру темасы аеруча мөһим».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко докладында НИОКРны финанслауның бүген түбән дәрәҗәдә булуының берничә сәбәбен атады. Бу шул исәптән идеядән һәм тәҗрибә үрнәгеннән озак цикл, инжиниринг кадрларына кытлык, НИОКР үткәрүгә акча булмау һәм чыгымнарны аклауның озак срогы, вузлар һәм производство арасындагы аерма, НИОКРга субсидияләр рәсмиләштерүнең катлаулылыгы, дәүләт ярдәме чараларының җитмәве.

Олег Коробченко сүзләренчә, алдынгы илләрдә НИОКРны финанслауның агымдагы дәрәҗәсе эчке тулаем продуктның 3-5% составляет тәшкил итә. Россиядә бу күрсәткеч 1% тәшкил итә (элек министр бу теманы 2026 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә күтәргән иде).

Олег Коробченко шулай ук искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарны 2030 елга эчке тулаем продуктның кимендә 2% кадәр арттыру бурычын куйды.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше өлкәсендәге эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады.