Татарстанда 2026 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан аерым категория гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның әлеге указы республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында урын алган.
100 мең сум күләмендә билгеләнгән акча Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук «Ветераннар турында» федераль законда күрсәтелгән затлар арасыннан булган өлкәннәр гә түләнәчәк.
Әлеге ярдәм Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче сугышта катнашучыларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә булып тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.






