logo

Югары Осланда гаилә йортсыз калган: «Әнигә дә, йөрәгемә пычак кадаган күк, дип әйтә идем»

Югары Осланда гаилә йортсыз калган: «Әнигә дә, йөрәгемә пычак кадаган күк, дип әйтә идем»

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында гомер кичерүче Рәмзия һәм Ринат Латиповларның да тир көче белән салган йортларын, мал-мөлкәтен янгын кара күмергә әйләндерә.

13-нче июльдә була бу хәл. Әйе, дөнья малы бетмәс, анысы, үз башлары исән. Бүген башларына хәсрәт төшкән Латиповларны (Латыйпов дип язмауны сорадылар – «ИТ» иск.) туганнары, якыннары да шулай дип юата, тик тырышып-тырмашып тапканың санаулы минутлар эчендә юк булуына күңелләр барыбер өзгәләнә инде, ни дисәң дә...

Йортсыз калган гаиләнең әлегә уттан коры калган тышкы җәйге кухняда яшәп яткан көннәре. Кунарга мунчага керәләр икән. Ә алга таба алар шушы ук авылда башка урамда йорт торгызып ятучы улларының өен төзеп бетереп, көзгә шунда күчмәкчеләр. Янгын кичергән бер генә кеше дә бик кыска вакыт эчендә йорт төзү чыгымнарын үзе генә күтәрә алмый, шуңа андый вакытта туганнар, авылдашлар гына түгел, чит кешеләр дә ярдәм кулы сузарга тырыша. Язма ахырында реквизитлар күрсәтелер.

Рәмзия апа – мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы, ире дә, улы да – йөк машиналары шиномонтажында менеджерлар. Латиповлар өч бала тәрбияләп үстергән.

«Йокы бүлмәсеннән документларны алыйм дигән идём – биткә ялкын бәрде»

Рәмзия апа «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшү барышында афәт килгән мизгелләрне күңелленән кабат үткәрде.

Безгә янгынга ике көн кала – 11-12ләре – сәгать 9дан 5кә кадәр утларны сүндерәбез дип, кисәтү килгән иде. Онытып җибәргәнмен – кер юу һәм савыт-саба юу машиналарын кабызган идём. Аннары ут сүнде. Ирем белән кечкенә малаем бензин пычкысы белән генә башка урамда олы улымның йорт салу урынына киткән иделәр.

Мин инде, әлегә монда үз эшләремне эшлим дип, калып тордым. Башта – чия, аннары арт якта кура җиләге җыйдым. Тәрәзәләр ачык торгач, ишетелә бит – шулвакыт ут биргәч, стабилизаторлар «пипелдәде». Кердем дә, машиналарны яңадан кушып җибәрдем.

Шуннан әле иртүк кайнатып куйган 7 литр компотны сөздем, тегендә эшләгәндә эчәргә булыр дип, суыткычка куйдым. Өстәл өстендә калган савыт-сабаларны алгалап куйдым, үрдәкләргә бирдем дә, тагын икенче яктан җыярга дип, табак белән кура җиләгенә чыгып киттем. Тиз генә җыям да, ут биргәч, булышырга барырмын дип уйлап торган мәлдә, бер биш минут җыйдыммы икән, ис тойдым. Борылып карасам – икенче катта әрәзәдән төтен күрдем, вентиляция каналыннан да кап-кара төтен чыга. Килдем, тышкы ишекне ачып карадым – ишек каршындагы тәрәзә дә күренми хәтта, кап-кара төтен, әйтерсең, шина ягалар. Тиз генә ишекне яптым да, газ каранын бордым, үзем кычкырам. Яңадан ишеккә килдем, йокы бүлмәсеннән документларны алыйм дигән идём – биткә ялкын бәрде.

Мәктәптә ремонт эшләренә ялланган эшчеләргә: «Ярдәм итегез!» – дип кычкырдым. Алар йөгереп керде, җирдә яткан шлангны борабыз – су да чыкмый, ичмасам, Ут бетсә, су бетә шул. Менә шулай 5-7 минутта янып бетте өй. Бернәрсәне дә алып чыга алмадык. Дөрес, үзебезнең янгын сүндерүче килгән иде, каяндыр су табып, бер якка сиптереп алды ул. Аннары Иннополистан килеп җиттеләр. Мин инде «мунчаны саклагыз, зинһар» дип өзгәләнеп кычкырдым. Эче нарат бура, ул бик тиз янды, тышы кирпечтән булгач, алар ыржаеп калды инде.

Бернәрсәне дә саклап кала алмадык шул. Бөтен җиһазлар өр-яңа иде. Былтыр кухня гарнитурын яңарттык, телевизор, суыткычлар да яңа, балаларның компьютерлар, уен җиһазлары бар иде.

Җитмәсә, булган акчаны картадан салдырган идек. Улымның да кыш буе өйгә дип җыйган акчалары, үзебезнең дә акчалар янды. Паспортлар, машина йөртү таныклыгы, улымның өйгә җир документлары, башкалар – барысы да янды. Машинаның бер чиплы ачкычы да янган иде. Документларның копияләрен дә төрле җиргә яшереп куярга кирәк икән. Менә хәзер алар берсе дә юк, барысын да яңадан ясатасы, – дип сөйләде Рәмзия апа.

«Ниндидер җен койрыгы белән уйнады да, китте»

Янгын ни сәбәпле килеп чыгуына әлегә бернинди фараз юк икән. Югыйсә, Ринат абый электр чыбыкларын да алмаштырган булган, электр җиһазлары төзеклеген дә гел карап торган. Тормыш гөрләп торсын, җитеш булсын дип, гел эштә булганнар.

Мин тышка чыкканда берни дә юк иде, нәрсә булды – белмим. Ниндидер җен койрыгы белән уйнады да, китте. Күз тигәнме дигән уй да керде инде. Төнге 1сез яткан юк, иртәнге 5тә торабыз. Шулай көнне төнгә ялгап йөрдек инде. Терлекләр дә бар бит. Җиләк-җимешләре дә өлгерә. Басу чыгып, җир җиләкләре, дару үләннәре җыеп киптергән идек. Туңдыргычлар ит белән тулы иде, аларны ташларга дип ташыдылар.

Бу кайгы килгәнен күңел сизенде инде, эч пошты. Иптәшемә дә, никтер йөрәгем авырта, дип әйтә идём. Әнигә дә, йөрәгемә һаман пычак кадаган күк, дип йөрдем. Артык борчылырга, хафаланырга ярамый дип, туганнар да шелтәләп алды инде. Туганнар, без күрәсен кеше күрми, язган булса маңгаеңа, барыбер күрәсең, диделәр. Башың исән-сау, шуңа сөен, диләр. Кечкенә малай әле 12 яшьтә генә бит, җәй көне һаман икенче катта компьютерында. Әле дә ярый ул әтисе белән киткән булып чыкты.

Куркыныч инде карап торабыз менә янган йортка. Бик авыр. Беркемгә дә андый хәсрәт бирмәсен, – дигән теләктә калды Рәмзия апа.

Ярдәм итәргә теләүчеләргә: Рәмзия Латипованың банка картасы 8 937 285 34 99 номерына беркетелгән (Сбербанк).