Россиядә соңгы 15 ел эчендә абортлар саны 4 тапкырдан күбрәк кимегән: 2010 елда 1,01 миллион шундый очрак теркәлсә, 2025 елда – 235,7 меңгә калган.
Шул ук вакытта бала төшү очраклары арткан: 100 балага 10,1дән 15,8 күрсәткеченә җиткән. Бу хакта «Ведомости» Росстат, Россия Сәламәтлек саклу министрлыгы һәм белгечләр мәгълүматларына таянып яза.
Хәзерге вакытта илдә туган 100 балага 20 аборт туры килә. 2010 елда исә бу күрсәткеч 56га тигез булган. Күрсәткечнең кимүе буенча Россия алга киткән 100 ил арасында беренче урынга чыккан. Бер үк вакытта бала төшү очраклары арткан: 2010 елда йөклелекнең өзелү очракларының 15 проценты баланың үзеннән-үзе төшүенә туры килсә, 2025 елда әлеге күрсәткеч 44 процентка җиткән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда 321 мең чамасы йөклелекнең өзелү очрагы теркәлгән. Шуның 236 мең чамасы – абортларга һәм 186 меңе – бала төшү очракларына бәйле.
Соңгы 15 ел эчендә бала табучы хатын-кызның уртача яше якынча 1,5 яшькә артып, 29га җиткән. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә бәби алып кайтырга ашыкмау йөклелекнең үзеннән-үзе өзелүенең төп сәбәпләреннән берсе булып тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.





