Районда балаларның ялын файдалы итеп оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә күпкырлы эш алып барыла. Бу уңайдан төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре булдырылган. Ә менә Сарманда балалар өчен лагерь төзелүе ата-аналар өчен дә зур бүләк булды. Ул узган атнада тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты һәм спорт сөюче кызларны һәм егетләрне беренче сменага кабул итте.
Әлеге масштаблы проект “Россиягә спорт” дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев ярдәме белән тормышка ашырылды.
- Лагерьда комфортлы ял итү һәм сыйфатлы шөгыльләнүләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Мин барлык спортчыларга ныклык, ихтыяр көче, җиңүләр һәм югары күрсәткечләр телим. Беренче смена күңелле һәм истәлекле булсын, ә лагерь бик күп чемпионнар тәрбияләр, дип ышанам, — диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, лагерь ачу тантанасында чыгыш ясап.
Лагерь “Старт” чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе базасында заманча янкорма рәвешендә төзелде. Аны сафка бастыру өчен республика казнасыннан 218 миллион 331 мең сум акча бүлеп бирелде.
- Төзелеш эшләрен сыйфатлы итеп “Евростиль” җәмгыяте башкарды. Бик күләмле проект иде бу. Ул ике елдан артык тормышка ашырылды. Күптән көтеп алынган лагерь төзү нәтиҗәсе – күз алдында. Бинаның гомуми мәйданы 2221 квадрат метрны тәшкил итә. Анда балаларның уңайлы ял итүе өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов.
Бинаның тышы да, эче дә бик матур. Анда балаларны сәламәтләндерү, спорт белән шөгыльләнү һәм кызыклы ялы өчен дә шартлар җитәрлек. Беренче катта гардероб, яшәү бүлмәләре, вожатыйлар бүлмәсе, ашханә һәм буфет зонасы, табиб кабинеты, процедура кабинеты урнашкан, хәтта изолятор һәм аның аерым туклану бүлмәсе дә бар, лифт эшли. Икенче катта исә универсаль актлар залы, уку залы, ял залы, яшәү бүлмәләре, вожатыйлар һәм персонал өчен бүлмәләр каралган, техник хезмәткәрләр өчен дә бүлмә бар. Подвал катында электр щиты бүлмәсе, кер юу, киптерү, кер үтүкләү бүлмәләре, техник персонал өчен бүлмә, кладовкалар бар. Алар барысы да заманча һәм универсаль җиһазлар белән тәэмин ителгән. Спортчылар яши торган һәр бүлмәдә уңайлыклары булган санитар-гигиена бүлмәсе бар. Бинадагы заманча инфраструктура балаларның куркынычсызлыгын да тәэмин итәр, дип ышанабыз.
- Бүгенге көндә лагерьга 57 бала йөри. Җәй көне – өч, елга биш смена планлаштырыла. Лагерь көзге һәм кышкы каникуллар вакытында да эшләячәк. Әлбәттә, биредә спорт юнәлешендәге тәрбия булачак. Көн, гадәттәгечә, иртәнге физзарядкадан башлана, көненә ике тапкыр тренировкалар үткәрелә. Биш тапкыр туклану каралган. Балалар монда яшәп ял итәләр, – диде лагерь начальнигы вазифаларын да башкаручы спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин.
Тренерлар Эдуард Ихсанов, Альбина Харисова, Марат Мостафин, Алсу Нәбиуллина вожатыйлар булып эшлиләр.
- Лагерьда бик ошый, матур. Моңа кадәр Баулы, Мамадышта ял иткән бар иде, мәктәп яны лагерена йөргән булды. Ашханәдә бик тәмле әзерлиләр. Иртәнге аштан соң тренировкалар башлана. Анда йөгерәбез, волейбол уйныйбыз. Без үзебез волейбол, теннис, бадминтон секцияләренә йөрибез, сәнгать мәктәбендә дә шөгыльләнәбез. Кичке якка лагерьда культуралы ял планлаштырыла. Кинолар карау, дискотека булачак, диделәр. Узган җомгада музейга чарага бардык, 22 июнь көнне “Хәтер шәме” акциясенә кушылдык, – диделәр Җәлил поселогыннан килгән кызлар.
Смена озынлыгы 18 көнне тәшкил итәчәк. “Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә файдалы, үзеңне формада тоту өчен дә бик мөһим”, — дип өстәделәр Ләйсән, Ралина, Зилә, Айназ, Риана. Лагерьда велосипедта йөрү дә планлаштырыла. Шул максаттан “Бүзат” чишмәсенә, Сәях буена, Әлмәт авылына походка барачаклар.
- Лагерьның исемен “Олимпия өметләре” (“Олимпийские надежды”) дип юкка гына атамадык. Сарман районы спортчыларына зур өметләр баглыйбыз, алар арасыннан күп чемпионнар, спорт мастерлары үсеп чыгар, дигән ышаныч бар, – диде Илнар Габделнур улы.
Сарманда лагерь төзелү республиканың башка районнарын да кызыктырган. Монда хәтта Әлмәт, Зәй, Казан шәһәрләреннән дә спортчылар килергә телиләр. Лагерь укучыларның шәхес булып үсүенә нигез салучы мөһим мәйданчык, балаларны ял иттерү генә түгел, ә аларның тормыш тәҗрибәсен баету, физик һәм рухи сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә зур стратегик адым булып тора. Аның матур табигатьле урында урнашкан булуы да әһәмиятле. Саф һава, актив уеннар һәм көндәлек спорт күнегүләре балаларга компьютер экраныннан аерылырга да ярдәм итәчәк, күбрәк хәрәкәтләнергә, аның физик үсешенә этәргеч бирәчәк һәм яңа дуслар белән таныштырачак.
“Старт” чаңгы базасында барлыгы 327 бала шөгыльләнә. Алар ел дәвамында спорттан аерылмыйлар: кыш көне чаңгыда йөрергә өйрәнсәләр, җәй көне роллерларда йөриләр.
Альбина Сабирова








