logo

Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы эш шартларының яхшыруына сөенә

Әлфия Моратова, терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы:

- Кечкенәдән, курчакларыма уколлар кадап, табиблы уйнарга ярата идём. Шуңа, үскәч, шул һөнәрне сайларга теләдем. Химия, биология фәннәрен яратуым да очраклы булмады. Хыялым Минзәлә медицина училищесында чынга ашты. Ике ел һөнәр үзләштереп, 1984 елда үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегенә эшкә кайттым. Ул вакытта баш табиб булып Шәрипҗан Мәүләвиев эшли иде. Ул ачык йөз белән каршы алды, киңәшләрен бирде. Аннан хезмәт куйган Ирек Билалов, Илдус Шакиров белән дә уртак тел таптык. Бүгенге көндәге баш табибыбыз Илдар Айрат улы да бик игътибарлы, хезмәтне күрә белә. Соңгы елларда шимбә көнне ял итүебез безнең өчен зур бүләк булды. Кыска вакытлы ял кебек тоела ул. Сәламәтлек булып, сөенеп, эшләргә язсын, дип телим. 42 ел терапия бүлегендә хезмәт куям, башка бер җиргә дә күчмәдем. Дөрес, эшкә кайткан еллар белән хәзергесе бик нык аерыла. Елдан-ел эш шартлары яхшыра, уңайлырак була бара, яңа мөмкинлекләр арта. Элек шприцларны кайнатсак, хәзер бер тапкыр кулланыла торганнары белән эш итәбез. Аларны икенче тапкыр эшкәртүгә җибәрергә әзерли торган аппаратлар кайтты. Авыруларга дарулар җитәрлек, процедура бүлмәләрендә барлык уңайлыклар тудырылган. Төзекләндерү үткәннән соң, һәр палатада дәвалану шартлары да яхшырды, җиһазлар яңартылды. Урын җире һәрвакыт чиста, ашарга палатага китереп бирәләр. Аллаһка шөкер, һәр көнне, сөенеп, эшкә киләм, канәгатьлек белән өйгә кайтам. Эшемне бик яратып башкарам, хезмәттәшләрем белән һәрвакыт аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез. Бик күп табиблар белән эшләргә туры килде. Мин остазларым – озак еллар бүлек мөдире булып эшләгән Асия Имамовнага, өлкән шәфкать туташы Алсу Шәйхелисламовага олы рәхмәтлемен. Алар эшкә өйрәттеләр, һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирделәр, төгәллекләре, таләпчән булулары белән үрнәк иделәр. Урыннары оҗмахта булсын. Хезмәт юлымның 22 елында смена шәфкать туташы булып эшләсәм, ике дистә елын өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкарам. Хәзерге табибларыбыз Лилия Зеленовская, Насретдин Мөхетдинов, Әнвәр Кадыров белән дә килешеп эшлибез, авырулар да бик хөрмәт итәләр үзләрен. Медицина хезмәткәрләре дару белән генә түгел, җылы сүз, йомшак тел белән дә дәвалыйлар. Табибларга, шәфкать туташларына төшенкелеккә бирелгән авыруларда яшәү өмете уяту, киләчәккә ышаныч арттыру бурычы да йөкләнә бит әле. Кирәк икән, психологик ярдәмгә дә әзер булу таләп ителә. Таҗлы вирус вакытында үземә дә авырлыклар аша узарга, катлаулы операция кичерергә туры килде. Ярдәм кулы сузган, авыруым белән көрәшергә көч биргән табиб Шамил Гыймадиевка олы рәхмәтлемен. Ил-көннәргә тынычлык телим. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, тигез яшик, кайгылар килмәсен. Әти-әниле кеше – бәхетле кеше. Үзем бик иртә әни назыннан мәхрүм булдым, шуңа балаларыма бәхетле гомер телим.