Җәй көне эчәк инфекцияләрен йоктыру куркынычы арта
Җәй айларында эчәк инфекцияләре белән зарарлану куркынычы арта, дип кисәтә Роспотребнадзор. Ведомство мәгълүматларына караганда, мондый авыруларның төп сәбәпләре булып ризык әзерләү технологиясен бозу, азык-төлекне дөрес сакламау, саклау срогы беткән продуктлар куллану һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү тора.
Белгечләр эчәк инфекцияләреннән саклану өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә. Аерым алганда, бары тик кайнатылган яки шешәле су эчәргә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшеллекләрне яхшылап юарга кирәк. Шулай ук ит, кош ите, балык һәм йомырканы тиешенчә эшкәртү мөһим.
Моннан тыш, чи һәм әзер ризыкларны аерым сакларга, алар өчен төрле пычаклар һәм кисү такталары кулланырга киңәш ителә. Роспотребнадзор белгечләре рөхсәтсез сәүдә урыннарыннан азык-төлек сатып алмау хәерлерәк булуын да искәртә. Өйдәге җиһаз өслекләрен даими юып һәм дезинфекцияләп тору, шулай ук ашар алдыннан һәм ризык әзерләгәндә кулларны сабын белән юу да мөһим.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, эчәк инфекцияләренең инкубация чоры 6 сәгатьтән алып 2 тәүлеккә кадәр дәвам итә ала. Авыруның төп билгеләре арасында тән температурасы күтәрелү, эч авырту, эч китү, күңел болгану, косу һәм хәлсезлек бар. Әлеге симптомнар күзәтелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


