Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан республикакүләм «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән акция-конкурс үткәрелде. Аңа райондашларыбыз да кушылды.
Акция-конкурсның беренче туры авыл китапханәләрендә үткәрелде. Тукай шигырьләрен иң сәнгатьле итеп укучылар район турына үттеләр. Бүген – 16 апрель көнне район үзәк китапханәсендә акция-конкурсның муниципаль туры үткәрелде. 7-13 яшьлек балалар арасында I урынга – Эльвина Хаҗиева (Өч-Өйле авылы китапханәсеннән), II урынга – Камилә Нуриева (Ләшәү Тамак), III урынга Азамат Хәертдинов (Саклаубаш) һәм Лилия Гарипова (Яхшы Каран) лаек булдылар. 14-35 яшьлек яшьләр арасында I урынны – Азалия Галиева (Шыгай), II урынны – Камил Кудашев (Иске Минзәләбаш), III урынны Миләүшә Сәйфуллина (Иске Кәшер) яулады. Ә абсолют җиңүче булып Җәлил поселогыннан Таһир Дәүләтов танылды: ул гран-прига лаек булды.
Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Лилия Афзалетдинова җиңүчеләргә, аларны акция-конкурска әзерләгән китапханәчеләргә һәм укытучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.






