Красноярск краенда бер ир-ат, тәрәзәдән сикереп, күпкатлы йорт янына куеп калдырылган машина түбәсенә килеп төшкән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, әлеге куркыныч хәл Молоков урамындагы йортта яшәүчеләрнең күз алдында килеп чыккан. Күршеләре ирне дуамал гамәленнән ваз кичәргә үгетләп караган. Видеода бер хатын-кыз: «Миша, тәрәзә яныннан китче!» – дип кычкыра. Ләкин ир-ат, халыкның ай-ваена карамастан, соры машина түбәсенә килеп төшә дә түбәне өлешчә җимерә.
Тирә-юньдәге кешеләр аңа шундук ярдәмгә томырыла.
Мәгълүматлар буенча, ир-ат хәзер хастаханәдә дәвалана.






