logo

Владимир Путинның ЦРУ башлыгы белән очрашмавын әйткәннәр

“Президент Владимир Путин Кремльдә ЦРУ башлыгы Джон Рэтклифф белән очрашмады”.

Россия дәүләте башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков “Интерфакс” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Президент белән очрашулар көтелми”, – дигән ул “Интерфакс” хәбәрчесенә, Владимир Путин ЦРУ башлыгын Кремльдә кабул итәргә җыенамы-юкмы, дигән соравына җавап биреп. Алдагы көнне CBS телеканалы, үз чыганакларына таянып, ЦРУ директоры Джон Рэтклиффның Россиягә сөйләшүләр уздырырга килүен хәбәр иткән. Дмитрий Песков, Кремль әлеге визит турында хәбәрдармы, дигән сорауны җавапсыз калдырган.