logo

В контакте кушымталарын бетергән өчен Appleны судка биргән

VK холдингы AppStore кибетеннән компания кушымталары бетерелү сәбәпле, Мәскәү Арбитраж судына Appleның өч структурасына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта ТАССка VK да хәбәр иткәннәр.

Дәгъва 19 августта бирелгән. Җавап бирүчеләр булып Appleның Россиядәге юридик затлары – «Эппл рус» ҖЧҖ, Apple Inc. һәм Apple Distribution International Limited тора.

"VK дәгъвасында Apple компаниясеннән компания кушымталарын Аppstoreга кайтаруны, кулланучыларга кушымталардан хәбәрләр алу мөмкинлеген торгызуны һәм суд карарын үтәмәгән очракта акчалата түләтүне таләп итә", — дигәннәр VKда.

Дәгъва турындагы белешмәләр арбитраж эшләре картотекасында урнаштырылган.