Согуд Гарәбстаны хакимияте киләсе елда россиялеләр өчен хаҗга 25 мең кешегә квота билгеләде. Бу хакта РИА Новостига халыкара эшләр һәм хаҗ буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов сөйләгән.
Согуд Гарәбстанында Мәккәгә хаҗ кылу – исламның биш баганасының берсе, аны мөмкинлеге булган һәр мөселман кылырга тиеш.
«Квотаны ел саен Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә министрлыгы билгели. Россия өчен 2027 елга хаҗга квота 2026 елдагы кебек үк – 25 мең кешегә беркетелгән», – дигән мөфти Аббясов.
Аның сүзләренчә, 2027 елда хаҗ 10 майдан 20 майга кадәр дәвам итәчәк.





