Бүген – 19 августта Татарстанда һава температурасы +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә. Төнлә урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Яшен булырга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртеп, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Көндез яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр, төнлә – секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.




