Аңа 72 яшь иде.
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Чаллы шәһәр судының беренче рәисе Радик Нәким улы Хәмитов вафат булды. Аның һөнәри үсеш юлы Чаллыда суд системасы белән бергә барды.
Радик Хәмитов 41 яшендә шәһәр суды рәисе вазифасына кереште. Лаеклы ялга чыкканчы судта эшләде.
Радик Хәмитов 13 августта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ялга киткән булган. Шунда гомере өзелгән.
Мәрхүм белән хушлашу вакыты әлегә билгеле түгел. Туганнары аның мәетен Чаллыга кайтару мәсьәләләрен хәл итәләр.
Фото Чаллы шәһәр судыннан алынды.




