2026 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5427 кешегә, шул исәптән 1185 балага, талпан кадалган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, быел республикада беренче талпан кадалу очрагы 25 мартта теркәлгән. Шул ук вакытта, идарә мәгълүматлары нигезендә, 2025 елның шул ук чорында талпан кадалудан 7737 кеше зыян күргән булган.
2026 елда талпан кадалу очраклары иң күп теркәлгән районнар һәм шәһәрләр:
- Казан шәһәре – 1847;
- Чаллы шәһәре – 507;
- Әлмәт районы – 330;
- Түбән Кама районы – 315;
- Бөгелмә районы – 230;
- Яшел Үзән районы – 224;
- Алабуга районы – 183;
- Баулы районы – 105;
- Зәй районы – 103;
- Азнакай районы – 101;
- Чистай районы – 98;
- Нурлат районы – 95.
«Талпан кадалу очракларының 85 проценттан артыгы шәхси йорт яны һәм бакча участокларында булган. 194 очракта талпаннар республикадан читтә кадалган», – диелә хәбәрдә.


