ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Азнакайның 76 яшьлек яшәүчесенә апрель-май айларында билгесез кешеләр шалтыраткан, Федераль казначылык һәм прокуратура хезмәткәрләре булып таныштырган.
Шлагбаумнар һәм чүп контейнерлары урнаштыру, аннары Дәүләт хезмәтләре порталындагы профилен бозуны булдырмау, Украина Кораллы Көчләренә акча күчерү һәм күчемсез милек буенча законсыз операцияне туктату сылтавы белән, мошенниклар хатын-кыздан 2,7 миллион сум акчаны алдап алган.
«Хатын-кыз акчаны берничә тапкыр төрле банкоматлардан җинаятьчеләр әйткән бер үк счетка күчергән», – дип билгеләп үтәләр Эчке эшләр министрлыгында.
Үзен алдаганнарын пенсионер бер айдан соң гына аңлаган. Җинаять эше кузгатылган. Аферистларның номерлары Рязань һәм Смоленск өлкәләрендә, шулай ук Кырым Республикасында һәм Германиядә теркәлгәнлеге ачыкланган.


