logo

Кайбычлылар Чувашиянең Урмай авылында узган Сабантуйда гөрләтеп кайтты

Кайбычлылар Чувашиянең Урмай авылында узган Сабантуйда гөрләтеп кайтты

Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, Кайбыч районы уңганнары быел да Урмайда узучы Сабантуйда катнашты.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар барды. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелды.

Күрше Чувашия Республикасында узучы милли бәйрәмдә безнең район Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән катнаша. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең сәламләү чыгышында ике республика вәкилләренең гомер-гомергә дус-тату яшәвенә, бу дуслыкның алга таба да дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. Чит җирдә туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәүләре өчен рәхмәтен әйтте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның чит җирләрдә яшәүче милләттәшләргә Сабантуй котлавын ирештерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов та котлау сүзләрен җиткерде.

Бәйрәмдә Чуваш Республикасының Дәүләт Советы депутаты Пётр Краснов, Комсомол округы башлыгы Николай Раськин, Урмай территориаль башлыгы Айрат Ямалетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар Кайбыч районында яшәүче татарлар һәм керәшеннәрнең кунакчыл йортлары белән танышты. Кунакларны җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршыладылар, уеннар уйнаттылар.

Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә алар бай программа әзерләп килгән. Җырладылар, биеделәр, халык уеннары оештырды. “Авыл денс” халык балалар бию коллективы чыгышы урмайлылар өчен зур бүләк булды. Мәйданда халык уеннары гөрләде, биле ныклар бил алышты. Сабантуй батырына Кайбычтан алып килгән бүләк – телевизор тапшырыла.“Икенче елга да безгә килегез. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга чын бәйрәм ясап китәсез”, дип озатып калды безне милләттәшләребез.