logo

«КазанФорум»да фатирны арендага бирүнең кагыйдәләрен булдырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә фатирны кыска вакытка арендага бирүнең оешкан системасы юк. Тармакны җайга салу өчен катгый кагыйдәләр кертергә кирәк. Бу хакта «КазанФорум» кырларында Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Владимир Платонов әйтте.

Аның сүзләренә караганда, бүген илдә фатирларның 87 проценты приватизацияләнгән, шәхси торак фонды 91 проценттан артып китә. Шул ук вакытта торакны арендага бирүче намуссыз күршеләрдән саклау механизмнары юк.

«Арендага бирелүче торак булган күпфатирлы йортлар еш кына биредә яшәүчеләр өчен проблема чыганагына әверелә. Чөнки милекне арендага бирүчеләрнең бернинди җаваплылыгы юк», – диде Владимир Платонов.

Ул аренда торагы базарын закон нигезендә көйләргә тәкъдим итте. Шул исәптән, туристлар өчен дә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.