logo

Апасның янгын-коткару хезмәтендә 36 кеше эшли

Апасның янгын-коткару хезмәтендә 36 кеше эшли

Районның янгын-коткару хезмәтендә, янгын күзәтчелеге бүлегендә һәм янгынга каршы сак хезмәтендә кыю, батыр, максатчан, җаваплы чын ир-егетләр хезмәт вазифасын үти.

106нчы янгын-коткару хезмәтендә 36 кеше эшли. Апас янгын-коткару гарнизоны белән Павел Тихонов җитәкчелек итә. Ул 2019 елда югары белем алып районга эшкә кайта. Иң элек янгын күзәтчелеге бүлегендә профилактика эше алып бара. 2022 елда 106нчы янгын-коткару хезмәтенә җитәкче итеп билгеләнә.

-Коткару хезмәтендә эшләү балачак хыялым иде. Минем бу теләгемне тормышка ашырырга ярдәм иткән әти-әниемә рәхмәтлемен. Эшкә кайткач, остазым, 25 ел гомерен әлеге һөнәргә багышлаган Илдар абый Вәлиевның ярдәмен тойдым. Ул хезмәтемнең серләрен өйрәтте, тәҗрибәсе белән бүлеште. Коллективыбыз дус, тату, бердәм. Бер максатта хезмәт итәбез, — ди ул.

Зур янгыннар вакытында җитәкче һәрчак үзәгендә, егетләр янәшәсендә булырга тырыша. Бу хезмәттә тәвәккәллек тә, ныклык та бик кирәк.

-Һәр көнне дежурга 7-9 кеше килә. Бүлекчәдә 4 кизү тору төркеме бар. Әлеге төркем 9 кешедән тора. Диспетчер, каравыл җитәкчесе, аның ярдәмчесе, командир һәм янгын сүндерүчеләр җаваплылык тоеп эшлиләр. Пульт артында утыру шулай ук җаваплы эш. Һәр хәбәр вакытында, төгәл алынырга тиеш. Төп бурычыбыз – янгынны вакытында сүндерү, кисәтү эшләре алып бару, бәхетсезлек очракларын булдырмау. Яз көне район хакимияте, җирлек башлыклары белән берлектә су басуларны булдырмау өстендә эшлибез, — ди Павел Тихонов.