Быел да районыбызга бертөркем язучылар килде
Татарстан, ил, дөнья күләмендә зурлап билгеләп үтелүче Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм дә Туган тел бәйрәме уңаеннан үткәрелүче «Тукай көннәре» ел да Балтачыбыздан – шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зыярат кылудан башлана.
Быел да районыбызга бертөркем язучылар килде.
Кунаклар иң элек районыбыз мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашты. Аннан соң Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе каберендә дога укылды.
Тукай көннәре район мәдәният үзәгендә урнашкан бай күргәзмәне тамаша кылу белән дәвам итте.






