logo

ТР Рәисе матбугат хезмәте 10 апрель төнне хәбәр итү системасының эше турында аңлатма бирде

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы туганда, комплекслы хәбәр итү системасы булдырылды.

Бу, куркыныч туган мизгелдә, берьюлы сиреналар, тавыш көчәйткечләр, домофоннар, телевидение һәм SMS-хәбәрләр җибәрү эшли башлаячак дигәнне аңлата.

Республика Рәисе халыкны бу чараны аңлап кабул итәргә өнди. Әйе, ул вакытлыча уңайсызлыклар тудырырга һәм хәтта борчылырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Шулай да, нәкъ менә мондый комплекслы алым халыкка мөмкин булган куркыныч турында тиз хәбәр итәргә һәм вакытында чаралар күрергә ярдәм итә.

Иң мөһиме – тынычлыкны саклау һәм хәбәр итүләрдә язылган һәм яңгыратылган инструкцияләргә туры китереп эш итү.

Республика җитәкчелеге оборона бүлекчәләре белән берлектә республиканы саклау өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Шул ук вакытта, хәбәр итү безнең халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауда мөһим өлеш булып тора.