Районның мәдәният хезмәткәрләре республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап, грантларга лаек булды.
Татарстан Республикасында мәдәният һәм муниципаль учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре арасында квалификация күтәрү программалары узу, тәҗрибә уртаклашу чараларында катнашу өчен грант алучыларны билгеләү максатында 65 гариза каралган. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар.
Соңгы ике елдагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, район үзәк китапханәсенең методика бүлеге мөдире Светлана Мортазина “Профессионал” номинациясендә җиңү яулады. Аның откан гранты — 70 мең сум. Бу акчага ул квалификациясен күтәрү өчен Үзбәкстанга барачак. Республиканың мәдәният хезмәткәрләреннән җыелган төркем 3 апрельдә юлга кузгала.
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортының клуб эше методикасы буенча белгече Ләйсән Җамалетдинова “Таяныч һәм авторитет” номинациясендә 50 мең сумлык грантка ия булды. Ул бу ярдәмне мастер-класслар оештыруга юнәлдерергә ниятли.
Бәйгеләрдә катнашып, акчалата ярдәм алган мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре исемлегендә безнекеләр дә бар. Үзәк китапханә библиографы Әлфинә Батыршина һәм Сосновка авыл клубы формированиесе җитәкчесе Нина Иванова “Яхшы хезмәткәр” номинациясендә һәрберсе 93 мең 590 сум премиягә лаек булдылар.
2026 елда мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Республика Хөкүмәте грантлары конкурсында да нәтиҗәләр яхшы. Үзәк китапханә “Китапханә эше” – “Халык традицияләре яши” номинациясендә 180 мең сум акча отты. Бу грантка тегү машинасы һәм тегү өчен кирәкле материаллар сатып алыначак. Китапханәчеләр яшьләрне түбәтәй, калфак тегү серләренә өйрәтергә уйлыйлар.
“Сәнгать-эстетик белем бирү” номинациясендә шул ук күләмдә грант откан район балалар сәнгать мәктәбе “Без кечкенә йолдызлар” проектын дәвам иттерәчәк. Бу — балаларга сәнгати-эстетик тәрбия бирү юнәлешендә эшләнгән нәтиҗәле проект.
Мәдәният өлкәсендәге 2026 елгы проектларны гамәлгә ашыруда отылган 500 мең сумлык грант Иске Котыш авыл мәдәният йортының “Балалар фольклор студиясе” проектына бирелде.








