logo

Татарстан белән Кытай ясалма интеллект өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтә

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы белән Шэньчжэнь ясалма интеллект индустриясе ассоциациясе хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар.

Яңа уртак хезмәттәшлеккә нигез салуга юнәлдерелгән килешү «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы кысалаында төзелде. Документка үз имзаларын республиканың Цифрлы үсеш министры Илья Начвин һәм Ассоциациянең халыкара мөнәсәбәтләр буенча генераль сәркатибе урынбасары Чжан Чжэхао куйдылар.

"Татарстан безнең игътибарыбызны җәлеп итә, чөнки республика Россия цифрлы икътисадының пионеры булып тора. Безнең ассоциация күпер булып чыгыш ясарга һәм өч юнәлештә хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә әзер: делегацияләр өчен танышу сәфәрләрен оештыру, акыллы шәһәрләр һәм сәнәгать ИИ өлкәсендәге уртак проектларга ярдәм итү, шулай ук тармак мәгълүматларын даими алмашу», — диде Чжан Чжэхао. Ассоциация генераль секретаре урынбасары Кытай эшмәкәрләрен Татарстанда проектлар эшләтеп җибәрергә чакырды һәм Татарстан компанияләренең Шэньчжэньга җавап сәфәре белән киләчәгенә ышаныч белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.