Соңгы вакытларда Татарстанның күпчелек районнарында тыныч, коры һәм җылы һава күзәтелә.
Шимбә – 4 июль һәм якшәмбе – 5 июльдә эссе һава сакланып калачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +25...+31 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +14...+19 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Урыны белән яшенле яңгырлар, көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы берникадәр төшеп, көндез +22...+27 градус тәшкил итәчәк.






