Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының X форумы башланды. Юбилей чарасы кысасында төрле елларда форумда катнашкан дипломатлар слетын оештырырга тәкъдим иттеләр.
Бу хакта XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы барышында билгеле булды.
Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының X форумы башланды. Быел анда дөньяның 20 иленнән катнашу теләген белдергәннәр.
“10 елда форумда 40тан артык дәүләттән 300дән дә күбрәк дипломат катнашты. Яшьләр күзлегеннән чыгып караганда, Татарстан илнең күп кенә төбәкләреннән алда бара һәм чараларны югары дәрәҗәдә оештыруы белән дә горурлана ала”, – диде Россия тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар берлеге рәисе Екатерина Акопян.
Сөйләшү барышында Казанда дипломатлар слетын оештырырга һәм аңа төрле елларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатлары форумында ктанашучыларны чакырырга тәкъдим иттеләр.




