Россия Федерациясе Кораллы көчләре Башкомандующие Владимир Путин боерыгы нигезендә, 2026 елның 8-9 маенда, Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы Җиңүен бәйрәм итү уңаеннан, тынычлык игълан ителгән.
Украина ягының да бу үрнәккә иярүе күздә тотыла.
«Шул ук вакытта Киев режимы башлыгының Ереванда узган Европа сәяси бергәлеге саммитында нәкъ менә 9 майда Мәскәүгә һөҗүм белән янавы урын алган белдерүенә игътибар ителде.
Россия Кораллы көчләре бәйрәм чаралары иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык чараларны күрәчәк. Киев режимы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтүгә аяк чалу максатындагы җинаятьчел планнарын гамәлгә ашыру омтылышы очрагында Россия Кораллы көчләре Киев үзәгенә бик күп ракеталар белән һөҗүм итәчәк.
Россия, мөмкинлекләре булуга карамастан, гуманлыкны истә тотып, моңа кадәр мондый гамәлгә бармады.
Киевта яшәүче тыныч халыкны һәм чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре хезмәткәрләрен шәһәрдән вакытында чыгып китү зарурилыгы турында кисәтәбез», – диелгән Оборона министрлыгы белдерүендә.







