logo

Фурсенко: «Татарстан венчур үсеше башкаласына әверелде»

Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко әйтүенчә, Татарстан венчур үсеше башкаласына әверелде. Бу хакта ул Казанда узучы ХХ Россия венчур форумында әйтте.

«Татарстан венчур үсеше башкаласына әверелде. Нәкъ менә ул бу юнәлештә яңа идеяләр бирә», – диде Андрей Фурсенко ачылыш тантанасында.

Аның әйтүенчә, форум – бик мөһим чара. «Икътисадый яктан әһәмиятеннән тыш, ул бергәләп җыелу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә. Бүген яңгыраган тәкъдимнәр стратегик характерга ия, алар киләчәк өчен бик кирәк», – диле Андрей Фурсенко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.