Быел гыйнвар аенда Россия икътисадының 4 тармагында 200 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы теркәлгән. Бу хакта «РИА Новости» статистика мәгълүматларына таянып яза.
Һава транспорты өлкәсе хезмәт хакы буенча беренче урынга чыккан: белгечләр уртача 230,8 мең сум алган. Икенче урында – финанс өлкәсе белгечләре. Иминият өлкәсендә эшләүчеләр – өченче. Соңгы ике өлкәдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 220,7 мең сум тәшкил иткән.
Айлык хезмәт хакы 200 мең сумнан күбрәк булган тармаклар исәбенә шулай ук тәмәке производствосы (216,4 мең сум), нефть һәм газ чыгару тармагы (209,1 мең сум) кергән.
Бер ел элек – 2025 елның гыйнварында илдә уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән тармаклар булмаган.
Быел гыйнвар аенда Россиядә уртача хезмәт хакы исә 103,6 мең сум дәрәҗәсендә теркәлгән.




