Җир йөзендә төрле кешеләрнең язмышлары да төрлечә була. Кайберәүләр тумыйча картаялар, кемдер, картайса да, яшьләрчә кала.
Кормаш авылында яшәүче 95 яшьлек Шәмгун абый Динмөхәммәтовны мин икенчеләре рәтенә кертер идём. Чынлап та, аңа карыйсың да, хәтта көнләшеп тә куясың. Аллаһ аңа бөтен матур сыйфатларны да мулдан биргән. Күзләре, шаян чаткылар сибеп, янып тора, карашлары нурлы, хәрәкәтләре җиңел, яшьләрчә, картлык аңа әле кагылмаган кебек, йөрәге дә яшь, дәртле. Юбилее белән котларга баргач та, һәрберебезне кочаклап, үбеп каршы алды, “воздушный поцелуй”лар белән озатып калды ул. СөбханАллаһ, күз тимәсен, тыңлаган саен, аны тыңлыйсы гына килеп тора. Олы йөрәкле, кунакчыл, эшчән, тырыш, эш аты кебек хезмәт сөючән.
Шәмгун абый 1931 елның 2 мартында, кояш үзенең нурларын көннән-көн яктырак, җылырак итеп сипкән, түбәдән тып-тып тамчылар тамган язның беренче иртәсендә дөньяга аваз салган. Әтисе, хатыннары үлгәннән соң (ул өч тапкыр өйләнә), 60 яшендә Каташ Каран авылы кызы Мөхлисәгә өйләнә. Аны, әтисе үлеп, әнисе икенче кешегә кияүгә чыкканнан соң, Нөркәй авылы мулласы тәрбиягә алган була. Шулай итеп, кыз 1920 елда Кормаш авылына килен булып төшә. Әнисез ятим калган җиде балага ана назы биреп тәрбияли. Мөхлисә апа белән Динмөхәммәт абыйның яңадан сигез балалары туа, шуларның алтынчысы безнең язманың герое Шәмгун абый була. Биш малай һәм өч кыз туып, Габделәхәт исемле малайлары яшьли үлеп китә. Кечкенә өйдә тату, матур гаилә булып яшиләр алар.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, абыйлары Вәлимөхәммәт, Шәмсемөхәммәт, Котдус, Зиннур, кан туганнары Мөхәммәтша, Гайсә бербер артлы сугышка алыналар. Шуларның өчесе яу кырында батырларча һәлак була, калганнары җиңү белән кайталар. Хәзерге көндә 15 баланың икесе исән-сау булып, Кормаш авылында яшиләр. Шәмгун абый белән Наирә апа, өлкән яшьтә булсалар да, үз акылларында һәм аякларында, биюгә дә осталар. Абыйсының юбилеена килгәч, Наирә апа, тыпырдатып, такмакка биеп тә җибәрде.
Әтиләре Динмөхәммәт абый 1944 елның маенда 87 яшендә кан чиреннән үлеп китә, әниләр е Мөхлисә апа 82 яшенә кадәр яши, 1969 елның 12 июнендә бакыйлыкка күчә.
Шәмгун абыйның балалык еллары бик авыр чорларга туры килгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 12 яшеннән эшкә тотына ул.
– Минем беренче мөстәкыйль эшем яз көне тырмада эшләүдән башланды. Үзем гәүдәгә кечкенә булсам да, йөгерә-йөгерә, трактор артыннан тырма күтәреп, сөргән җир буйлап чүп чистарта идём. Бик авыр эш булса да, тырыштым, бирешмәдем. Минзәлә елгасыннан ат белән чиләкләп су тутырып алып кайта идём, аны хатын-кызлар посадкага утыртылган агачларга сибәләр иде. Белмим, көне буена күпме су ташылгандыр, арсам да, сиздермәдем. Сугыш чорларында һәм аннан соң да үзәккә үткәне ачлык булды. Бер мин генә түгел, бөтен авыл кешеләре дә интектеләр, кан чиреннән үлүчеләр дә күп булды. Кышын, көзен, язын аякка, өскә кияргә юньле кием юк, иртә яздан кычыткан, алабута, кәҗә сакалы, песи борчагы, кәлҗемә, кукы ашый идек. Бөтен кеше җыйгач, аларны эзләп, әллә кайларга барып җитә идек. Кем иртәрәк торып җыя башлый, шуларга күбрәк эләкте. Ул елларда безне үлемнән шулар коткарып калды бит. Сөлекнең бәрәңге басуына кәлҗемә җыярга йөрдек. Ул 3-4 километр ераклыкта урнашкан, шуннан чиләк белән алып кайта идек. Кечкенә малайга аны күтәреп кайтулары бер дә җиңел булмады. Бер елны, колхозда эшләгән өчен, безнең гаиләгә бер чиләк он бирделәр. Ишле гаиләне туйдыру өчен, берәр уч онны ашка сала-сала, шуны бер елга җиткердек. Урак урганда, әнкәйгә булыша идём. Үсә төшкәч, Сүбәләк урманына йөрдек. Сугыштан соң, 1949 елның мартында, безне Донбасска җимереклекләрне торгызырга җибәрделәр. Ул вакытта миңа 18 яшь иде. Немец тоткыннары таш ташыдылар, без шуларны өйдек. Кайткач, озак еллар Шәрләрәмә фермасында сыерларны ясалма орлыкландыруда эшләдем. 1991 елда лаеклы ялга чыксам да, 5 ел эшләдем әле. Рәхмәт җитәкчеләргә, эшемне күрә, бәяли белделәр. “Хезмәт ветераны” медале, бик күп мактау кәгазьләре, Сабантуйларда истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Тыл ветераны буларак та, ел саен авыл, район, республика күчтәнәчләрен биреп торалар, – диде Шәмгун абый, хатирәләре белән уртаклашып.
Юбилее уңаеннан аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды. Рәсәй Президенты Владимир Путин да котлау хаты юллаган иде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та онытмаган, күчтәнәчләр җибәргән. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, башкарма комитет секретаре Розалия Әхмәтшина, бухгалтер Сәрия Хәлиуллина, авылның шәфкать туташы Мәйсәрә Салихҗанова да изге теләкләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәт гомер теләделәр.
Тормыш иптәше Гөлчирә апа белән 63 ел иңне-иңгә куеп, яратып, матур тормыш итәләр алар, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл кызын кечкенәдән үк ошатып йөри Шәмгун абый. Үзе чибәр, үзе булдыклы, тырыш киленне кияү егете, кыңгыраулы атлар җигеп, тарантаска утыртып алып кайта. Гөлчирә апа озак еллар сарыкчылыкта эшләде, 2019 елда 89 яшендә вафат булды. Олы уллары Рафаэль дә, авырып, 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Бик юксына, сагына аларны Шәмгун абый. Ике кызы – Зәнфирә белән Энҗе Чаллы шәһәрендә яшиләр. 5 онык, 9 оныкчыгына сөенә ветеран. Кызлары, кияүләре һәрвакыт кайтып, ярдәм итеп торалар. Олы кызы күпчелек әтисе янында тора. Бүгенге тормышыннан бик канәгать Шәмгун абый. “Еллар гына тыныч булсын, сугышлар туктасын иде”, – ди ул.
Яшәү яме, дөнья иминлеге һәрвакыт юлдаш булсын, Шәмгун абый. Йортыгызга бәрәкәт, тынычлык телибез. Син – җирлегебез аксакалы, зур ихтирамга лаек кеше. Аллаһ Тәгалә сихәтлек, алдагы көннәрдә дә кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп итсен.
Роза Шәйгарданова






