Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре барышында дөньяда иң зур автомобиль җитештерүчеләрнең берсе булган Dongfeng Motor Corporation компаниясендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Предприятие йөк машиналары, автобуслар һәм җиңел автомобильләр, шул исәптән үз һәм уртак брендлар белән шөгыльләнә. Компаниядә энергиянең альтернатив чыганакларында – гибридларда, электромобильләрдә һәм табигый газда эшләүче машиналарда транспорт эшләүгә аерым игътибар бирелә.
Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнехановка предприятиенең продукция линейкасын һәм технологик чишелешләрен күрсәттеләр, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





