logo

Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан, Казан телебашнясында төсле утлар кабыначак

18 мартта Татарстанның төп телебашнясында төсле утлар кабыначак. Акция Кырым һәм Севастополь Россиягә кушылуның унике еллыгына багышлана.

Бәйрәм сценарие 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Телебашня медиаэкранында Россия Федерациясе триколоры барлыкка киләчәк. Шулай ук манарада «Кырым – ул Россия!» һәм «18 март – Кырымның Россиягә кушылу көне» дигән сүзләрне укып булачак, дип хәбәр итте «Татар-информ».