logo

Казанcу елгасында ир-ат мәете табылган

Бүген оператив хезмәтләргә Казансу елгасында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәет Түбән Заречье дамбасы янында, №1 йорт тирәсендәге акваториядә күреп алынган.

Вакыйга шаһитлары ярдан якынча 15 метр ераклыкта булган мәетне судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартлары һәм ир-атның үлем сәбәбе ачыклана.