logo

1 июльдән кемнәрнең социаль түләүләре артты: нинди категорияләргә өстәмә каралган?

Россиядә 1 июльдән аерым категория гражданнар өчен социаль түләүләр күләме артты.

Үзгәрешләр кешеләрнең тормыш статусы үзгәрүгә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, түләүләр иң элек беренче төркем инвалидлыгы билгеләнгән кешеләргә артты. Әгәр гражданинга июнь аенда беренче тапкыр I төркем инвалидлык бирелгән булса, аның билгеләнгән түләве ике тапкырга арта. Әмма моңа кадәр әлеге өстәмәдән файдаланучылар өчен яңадан өстәмә түләү каралмый.

Шулай ук 18 яшькә кадәрге балалары яки 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә белем алучы студент балалары булган пенсионерлар да өстәмә акча ала. Өстәмә күләме караудагы (иждивениедәге) балалар санына бәйле булачак.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт стажы булган пенсионерларга пенсиянең билгеләнгән өлешенең 25 проценты күләмендә өстәмә түләү каралган. Әгәр бу өстәмә моңа кадәр билгеләнмәгән булса, аны рәсмиләштерү өчен Россия Социаль фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Июль башына кадәр 80 яшь тулган пенсионерлар өчен дә пенсия автомат рәвештә арта. 2026 елда пенсиянең теркәлгән база түләве 9 584,69 сум тәшкил итә.