logo

Татарстанда бер хатын-кыз, баланы суга батудан коткарып, Кеосаян премиясенә лаек булган

Казанда яшәүче Галия Ситдикова, күлдә бата язган баланы үлемнән коткарып, Тигран Кеосаян исемендәге премиягә лаек булган.

Бу хакта RT баш редакторы Маргарита Симоньян язган. Исегезгә төшерәбез: 4 майда Казанның Авиатөзелеш районында бер малай күлдә аздан гына батмыйча калган: сулыкта кабартылган матраста йөзеп йөргән бер мәлдә, матрасы әйләнеп капланган. Галиянең машинада ире белән балык тотарга килүе булган.

Хатын-кыз малайны күрүгә шундук ярдәмгә ташланып, бичараны судан тартып чыгарган. Симоньян әйтүенчә. премия, гомерен куркыныч астына куеп, кемнәрнедер үлемнән алып калучы гади кешеләргә бирелә. Ситдикова алган премия – 12нчесе икән инде. Моңа кадәр бүләк СВОда позицияне ике ай буе берүзе саклаган хәрбигә, Санкт-Петербургтан ишегалды себерүчегә, тәрәзәдән егылып төшкән баланы тотып алган ир-атка, башкаларга бирелгән.