logo

Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадта чыгыш ясады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадта чыгыш ясады.

«Мөхтәрәм ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, парадта катнашучылар, татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 ел белән котлыйм.

Буыннар алмашына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала. Елдан ел бу датаның тарихи әһәмиятен, бабаларыбызның каһарманлыгы кадерен аңлыйбыз. Сугыш һәр гаиләгә кагылды, шуңа безгә җиңү шулай кадерле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстаннан фронтка 700 мең кеше киткәнен, яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаганын билгеләп узды. «Аларның тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Татарстанлылар җиңү өчен барысын да бирде, фронтта гына түгел, тылда, предпприятиеләрдә, кырларда хезмәт итте, фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Без ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы алдында баш иябез. Безгә азатлык биргәннәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Совет халкы батырлыгы беркайчан онытылмаячак!» – диде республика Рәисе.

/Татар-информ