logo

Иртәгә һава торышы кискен үзгәрә: Татарстанга көчле җил һәм юеш кар килә

21 апрельдә Татарстанда һава шартлары начарая: синоптиклар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм юеш кар турында кисәтә.

Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, төнлә дә, көндез дә җил көчәюе көтелә, ә юеш кар юлларда һәм шәһәр мохитендә өстәмә куркынычлар тудырырга мөмкин.

Коткаручылар халыкны сак булырга чакыра: агачлар, реклама конструкцияләре һәм юл билгеләре янында озак тукталып тормау хәерле. Көчле җил аларны аударырга мөмкин. Шулай ук әти-әниләргә балаларны күз уңыннан ычкындырмаска киңәш ителә.

Мондый һава шартларында өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аеруча игътибарлы булу сорала.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен 112 номеры аша чакырырга мөмкин.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.