Юл һәлакәте районның Шөгер авылында килеп чыккан.
Хәзерге вакытта билгеле булганча, 2 июльдә 17.00 сәгать тирәсендә Шөгер авылында Ибраһимов урамында 2009 елда туган балигъ булмаган машина йөртүче ВАЗ-2107 автомобилендә идарә итә алмаган һәм юл читеннән каршы якка баручы 1976 елгы җәяүлене бәрдергән.
Машина йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле күпсанлы җәрәхәтләр алган.
Зыян күрүчене Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр. Эш материаллары карар кабул итү өчен судка җибәрелгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
фото: Лениногорск ДАИ





