Чирмешән районы эшкуарлары быел да Россия эшмәкәрләре көнен билгеләп үттеләр, башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар кордылар.
Матур традиция буенча, алар бу чараны футбол уены белән башлап җибәрделәр. “Эшмәкәрләр” командасы “Яшьләр” командасы белән көч сынашты. Командалар арасындагы ярышта яшьләр җитезрәк булды, аларга сибәләп торган яңгыр да комачауламады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше табын артында дәвам итте. Эшмәкәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.
-Бизнесыгыз алга барсын, эшегездә уңышлар телим, гаиләләрегездә иминлек булсын, — диде Илнур Минсәгыйть улы. – Махсус хәрби операциясе зонасына гуманитар ярдәм җыюда һәм озатуда өлешегез бик зур, рәхмәт сезгә.
Эшмәкәрләр һәр көн тырыш хезмәттә — бу көн аларга бераз булса да ял итү өчен мөмкинлек бирде. Район үзешчәннәре матур җырларын бүләк итте, кунаклар тәмле пылау белән сыйланды. Әлбәттә, бәйрәмдә иң тырышларны да билгеләп үттеләр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте генераль директоры Илшат Гозәеровка, аның урынбасары Резеда Рәисовага, “Энерготехсервис” җәмгыяте директоры Илдар Нуруллинга, шәхси эшмәкәр Фәнис Иляевка һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен, шәхси эшмәкәр Илмир Камаловка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу очрашу тагын бер тапкыр район эшкуарларының бердәм, актив һәм үз эшләренең чын осталары булуын күрсәтте.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары



