logo

Түбән Кама спортчысы армрестлинг буенча абсолют Европа чемпионы булды

Түбән Камада яшәүче Марта Волкова Венгриядә узган армрестлинг буенча Европа беренчелегендә җиңү яулады, дип яза НТР-24.

Спортчы ике кулында да алтын медальләр яулады һәм абсолют турнир чемпионы булды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Марта Волкова «Россиянең халыкара класслы спорт мастеры» нормативын үтәде.