Март аеның соңгы көннәрендә Балтач районында авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләр — үзешчән сәнгать коллективлары арасында бию фестивале үтте.
Инде беренче гомуми нәтиҗәләрне әйтергә дә була. Һәр коллектив әлеге бәйгегә җитди әзерләнгән.
Төп спонсор булган күмәк хуҗалыклар махсус сәхнә костюмнары тектергән, барлык матди чыгымнарны күтәргән, һөнәри хореографлар чакыручылар да булган, үз фантазияләрен эшкә җиккән урындагы мәдәният хеәмәткәрләре дә ярдәм иткән. Коллектив чыгышлар арасында авыл, район сәхнәләрендә сирәк күренә торган биюләр дә, хореографик композициягә корылган чыгышлар да булды.
Биючеләр ике зонада көч сынашты. Һәр икесендә дә зал тутырып килгән тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде, жюри членнары да биючеләрнең осталыгына югары бәя бирде. Ә иң осталар апрель аенда район мәдәният йортында үтәчәк гала концертта чыгыш ясаячак. Бу көнне әлеге фестивальгә йомгак ясап, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.







