logo

Кеше гомере сагында: Медицина хезмәткәрләре көне якынлаша

Кеше гомере сагында: Медицина хезмәткәрләре көне якынлаша

Медицина хезмәткәрләре көне ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел әлеге мәртәбәле бәйрәм 21 июньгә туры килә — кеше сәламәтлеге сагында торучы табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырый торган көн.

Актанышта да Медицина хезмәткәрләре көне ел саен зурлап билгеләп үтелә. Бу атна дәвамында без сезне сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючы, райондашларыбызның ихтирамын казанган табиблар, шәфкать туташлары белән таныштырырбыз.

Бәйрәм тарихына күз салсак, Медицина хезмәткәрләре көне — медицина өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Ул Россиядә, Белоруссиядә, Казахстанда, Әрмәнстанда, Латвиядә, Молдовада ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Кайбер башка илләрдә исә бу көн төрле даталарга туры килә.

Әлеге бәйрәм 1980 елда СССР Югары Советы Президиумының “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы Указы нигезендә рәсми рәвештә гамәлгә кертелә. ССРБ таркалганнан соң да, аны үткәрү традициясе сакланып кала.

Медицина хезмәткәрләре көне — табибларның, шәфкать туташларының, фельдшерларның һәм барлык медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга рәхмәт белдерү көне. Бу көнне илебезнең төрле төбәкләрендә тантаналы чаралар, бүләкләүләр, концертлар, фәнни-гамәли конференцияләр уза.

Татарстан Республикасында да медицина хезмәткәрләренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында “Ел табибы — Ак чәчәкләр” конкурсы аерым урын алып тора.

Актаныш районында да бу бәйрәм игътибар үзәгендә. Безнең табиблар һәм медицина хезмәткәрләре — кешеләр сәламәтлеге сагында торучы, һәр көнне зур җаваплылык белән хезмәт итүче һөнәр ияләре. Аларның тырышлыгы, сабырлыгы һәм кешелеклелеге зур хөрмәткә лаек.

Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барлык медицина хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм иминлек телибез!