Казанда мунчадагы янгында 38 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Идел буе районында Крестьянская урамында булган. Бер катлы бүрәнә мунчаның ишеге, стеналары һәм өлешчә түшәме янган. Янгын мәйданы 5 кв. метр тәшкил иткән.
Нәтиҗәдә, ир-ат термик пешүләр ала. Госпитальләшүдән ул баш тарткан.
Янгынның беренчел сәбәбе — мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.






