logo

Түбән Кама заводында зыян күрүчеләрнең хәле турында соңгы мәгълүматлар пәйда булды

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендәге янгыннан зыян күрүчеләр Түбән Кама, Казан һәм Мәскәү хастаханәләрендә дәвалануларын дәвам итә. Түбән Кама районы хакимияте башлыгы «Эшлекле дүшәмбе»дә сөйләп үткәнчә, бүгенгә 21 кеше – дәвалау учреждениеләрендә.

«Әлегә хастаханәләрдә калучыларга тизрәк савыгуларын телибез. Барысының да тернәкләнеп килүе сөендерә», – дип басым ясап әйткән ул.

10 апрельдә район җитәкчелеге «Сибур» идарәсе рәисе Михаил Корисалов һәм «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Марат Фәлахов белән бергә район үзәк хастаханәсендәге сырхауларның хәлен белешкән.

Табиблар аларның һәркайсының хәле яхшыруын әйткән.

Исегезгә төшерәбез: 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводында полимеризат агып чыгу сәбәпле, газ катнашмасы кабынып, янгын чыккан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.