Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк.
Арту күләме 6,8% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига биргән интервьюсында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.
"Социаль пенсияләр бездә 1 апрельдән артачак. Коэффициент – 6,8%", – дип раслады парламентарий.
Нилов искә төшергәнчә, түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми булмаган яки бөтенләй эшкә урнашмаган гражданнарга каралган.
Депутат сүзләренчә, гамәлдәге кануннар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.
"Ягъни иминият пенсиясенең гомуми параметрлары 60-65 булса, социаль пенсиянең бу 65-70", — дип ачыклык кертте комитет башлыгы.



