logo

«Бурычыбыз – сезне табышлы итү»: Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды

«Бурычыбыз – сезне  табышлы итү»: Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының ачылышы булды.

  • Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештырды. Һәм быел ул 14нче тапкыр үткәрелә.

Җыенның ачылу тантанасында иң беренче сүз Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка бирелде.

Быел Бөтендөнья татар конгрессының эшли башлаганына 34 ел була, күп кенә чараларыбыз, җыеннарыбыз бар. Һәрберегезгә килгәнегез, милләтпәрвар булганыгыз өчен рәхмәтемне әйтәм. Без Россия күләмендә 4200 татар авылы бар, дибез. Аларның кайберләрендә 15-20 кеше яши, тик, шуңа да карамастан, без аларга ихтирам йөзеннән, оешмабыз, вәкилләребез аша аларга квоталар биреп чакырабыз. Быел 37 өлкәдән кунаклар килде. Рифкать Нургали улы Фәннәр академиясендә 450 урын бар, диде. Хәзер зал тулы, димәк, шуның кадәр делегатыбыз инде биредә. Җыенга чакырылган 600 кунагыбыз иртәгә татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Сарман һәм Тукай районнарына барачак. Ә 31 март көнне пленар утырышта Татарстаннан да күп кенә делегатлар киләчәк, 900 кеше булачак.

Җыенга кемне, нигә чакырасыз, дигән сораулар еш яңгырый. Җыенга һәр делегат Бөтендөнья татар конгрессының чакыруы нигезендә, беренчедән, татар буларак килә. Икенчедән, безнең татарлар булган җирдә төрле чаралар була. Ә сезнең өчен татарлык ул – эшкуар булу. Һәрберегезнең эше татар авыллары белән бәйле. Монда кайда яшәү мөһим түгел, эшкуарлык татар авылы белән бәйле булу хуплана. Өченчедән, без, монда килеп, бер-беребез белән аралашабыз һәм үсеш юлларын эзлибез. Дүртенчедән, безнең бурычыбыз, теләгебез – сезне табышлы итү, – диде ул.

Аннары Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырды. Бу бүләккә лаек булучылар:

  • Омск өлкәсе Русско-Полянский районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әбүбәкеров Фәрит Әнвәр улы
  • Башкортстан Республикасы Чишмә районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Идиятуллин Дамир Сәгыйтьҗан улы
  • «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды директоры Рәфыйков Фауат Мәгафур улы
  • Волгоград өлкәсе Ленин районы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, шәхси эшмәкәр Такташева Ульвия Тайфур кызы
  • Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең шәрәфле рәисе, «Россия халыклары ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый – дәүләти җәмгыятенең Пермь крае Төбәк бүлекчәсе рәисе Фәрвазетдинов Хәлил Хәмис улы
  • Удмуртия Республикасы «Авангард» күмәк хуҗалыгы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Халитов Фәрит Муллагали улы
  • Санкт-Петербург шәһәре «Татарский дворик» кулланучылар кооперативы рәисе Шәфыйгуллин Булат Фоат улы

Шулай ук, кайбер катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.

  • Оренбург өлкәсе «Алга Агрохолдингы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дәүләтов Илнур Илдус улы
  • Ульяновск өлкәсе Радищев районы «Йосыпов» крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы Ибраев Юныс Моталлиб улы
  • Төмән өлкәсе «Ягоды Плюс» сәүдә-җитештерү компаниясе директоры Ибуков Эльмар Мөхәммәдали улы
  • Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Сафаҗәй авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, шәхси эшмәкәр Маликов Илһам Хәйдар улы
  • Башкортстан Республикасы Миякә районы «Миякә балык компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Моратшин Равил Миңнегали улы
  • Киров өлкәсе «Нократ аланы район оештыру-методика үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе сәнгать җитәкчесе Фазлыева Лилия Михаил кызы
  • Свердловск өлкәсе Әртә районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәисханов Руслан Рәфис улы
  • Чувашия Республикасы «Молтранс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Халитов Илдар Зөфәр улы

«Эшмәкәрлек — җәмгыять үсешенә нык этәргеч бирүче көч»

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов та катнашучыларны сәламләде.

Бүгенге җыен эшлекле очрашу гына түгел, бу вакыйга эш урыннары белән тәэмин итүче, үз предприятиеләрен һәм тулы бер тармакларны үстерүче кешеләрнең энергиясен, инициативасын берләштерә. Эшмәкәрлек һәрвакытта җәмгыять үсешенә нык этәргеч биргән мөһим көч булды. Сәүдәгәрлек, меценатлык традицияләре белән гасырлар дәвамында дан тоткан татар халкы өчен бу әле тарихи миссиянең дәвамы да, — диде ул.

«Без авыл бизнесындагы уңышлар белән уртаклашырга әзер»

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бу атнада Татарстанда кече агробизнесны үстерүгә бәйле берьюлы ике зур чара булуын билгеләп үтте.

25 мартта Россия крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең 37нче съезды узды. Без Россия Федерациясенең бөтен почмакларыннан диярлек меңнән артык делегат кабул иттек.

Бүген милләттәшләребез белән очрашуга бик шатбыз, без авыл бизнесындагы уңышлар белән уртаклашырга әзер. Әмма сезне тыңлау, һәм сезнең уңышлы тәҗрибәгезне үзләштерү безнең өчен тагын да кыйммәтрәк.

Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2025 елда беренче мәртәбә 400 миллиард сумнан артып китте. Татарстан бу күрсәткеч буенча илдә дүртенче урында тора, үсеш – 107,3 %. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмендә кече формалар өлеше 40% тәшкил итә. Республиканың миллионга якын кешесе авыл җирендә яши, авылларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә, алар төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителә. Узган ел кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә бер миллиард биш йөз миллион сум акча җибәрелде, — диде ул.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников үзләренең эшчәнлеге турында сөйләп узды. «Ак барс» банкының «Ислам» банкингы үзәге директоры Искәндәр Исхаков шәригать нормаларына туры килә торган банк продуктлары турында сөйләде һәм ислам дебет картасының өстенлекләре, ислам ипотекасы шартлары турында да искәртеп узды.

«Безнең изге миссиябез – татарларны берләштерү»

«Яңа мәгълүмати технологияләр» ҖЧҖ директоры Илгиз Хөсәенов ясалма фәһемнең авыл эшмәкәрлеге белән бәйләнешен аңлатып китте.

Ясалма фәһем товарыгыз турында чиста татарча, хатасыз матур текстлар язачак. Ул дизайнерларсыз гына видеореклама эшли һәм тәүлек әйләнәсе клиентлар белән аралаша. Әлек белгечләр ясаган эшне хәзер үзегез тиз башкарачаксыз. Технологияләр безгә татар телен бөтен дөньяга яңгыратырга ярдәм итә. Безнең изге миссиябез – татарларны берләштерү һәм бу заманча коралларны киләчәк буынга тапшыру. Милли рухыбыз яңа куәт ала, — диде ул, һәм экраннан ясалма фәһем ярдәмендә бер сәгать эчендә ясалган видеоны күрсәтте.

Катнашучыларга бизнеста коррупциягә каршы көрәш профилактикасы турында Татарстан Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша сөйләде.

Аның сүзләренчә,җир ресурсларын контрольдә тотуны көчәйтү, дәүләт ярдәме системасын оптимальләштерү, дәүләт сатып алуларының ачыклыгын арттыру, вазыйфаи затларның җаваплылыгын көчәйтү, коррупциягә каршы культура формалаштыру һәм эчке контроль һәм аудит системасын гамәлгә кертү коррупциягә каршы иң яхшы профилактик чаралар булып тора.

Җыенның рәсми ачылышыннан соң өч юнәлештә – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сатуда кооперациянең роле, авыл хуҗалыгында заманча эш юнәлешләре һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, сыйфатлы азык-төлек һәм сәламәт милләт, агротуризм – авыл хуҗалыгының этәргече темаларына кагылышлы дискуссион мәйданчыклар эшләде.