Әлеге әниләр бары бер теләк белән яна — «баламны исән-сау күрергә насыйп булсын иде». Менә ишек ачылыр да, уллары кайтып керер сыман аларга. Махсус операциядә хәбәрсез югалганнарына инде еллар узса да, алар өметләрен җуймый, ышанычыларын югалтмый, сабыр гына көтә бирә. «Интертат» уллары хәбәрсез югалган әниләр белән сөйләште.
Азнакайның Беренче Май бистәсеннән Ләйсәнә ханым Шәфигуллина инде ике ел улы Илданны көтеп яши. Илдан махсус хәрби операциягә үз теләге белән контракт төзеп киткән.
Улым армиягә киткәндә дә авыр булган иде. Ләкин ул бик аралашучан егет, үзенә иптәшләр дә тапты, тиз ияләнде. Ә монда: «Улым, китмә», — дип тезләнепләр ялындым. «Хәрби комиссариатка барам, җибәрмим мин сине», — дидем. «Әни, мин биш яшьлек бала түгел, инде барысын да хәл иттем», — генә диде.
Кызымның тормыш иптәше, киявебез Дилүс белән бер көнне — 2024 елның 26 гыйнварында китеп бардылар. Китәргә ярты сәгать кала улым мине кысып кочаклады. Ул мизгелләрдә, кәефен төшермәс өчен, тешемне кысып еламыйча түздем. «Барысы да яхшы булыр, улым», — дидем. Озатып җибәргәч, автобусны туктатырлык булдым, нишләргә белмәдем, — ди Ләйсәнә ханым.
«Илданның киткән көнендә туганнарыбыз белән»
«Күрәзәчеләргә дә барырга туры килде»
Махсус операциягә киткәч тә, Илдан якыннары белән элемтә була, җай чыккан саен телефоннан сөйләшеп тора.
Баштарак «заданиеләр»гә берничә көнгә генә кереп чыгалар иде. Ял вакытларында улым видео аша шалтыратып торды. Матур җирләрдә йөриләр, янәшәләрендә генә бернинди дә сугыш юк сыман иде. «Барысы да әйбәт булыр әле», — дип үземне тынычландырдым. Улым үзе дә борчылмаска кушты.
28 февраль көнне улым: «Әни, төнлә «заданиегә» китәбез», — дип язды. Башка вакытта берничә көннән элемтәгә чыга иде бит, бу юлы да шулай тиз булыр, дип көттек. Киявебез дә улым белән бергә хезмәт итә иде. Өч атнадан да артык балаларыбыздан хәбәрләр булмагач, чаң кагарга тотындык. Кодагый да, мин дә сөйләшә алырлык хәлдә түгел, балалар турында сүз чыгуга ук елый башлыйбыз. Кызым нык булды. Тормыш иптәшен дә, улымны да эзләде. Кая гына язмады да, кемгә генә шалтыратмады. Бергә хезмәт иткән иптәшләреннән: «Алар подвал астында калдылар. Подвал җимерелде, исән булуларына бик шикләнәбез, — дигән хат килгәч, тормыш тукталган сыман булды, — ди Ләйсәнә ханым.
«Киявем Дилүс белән бер көнне китеп бардылар»
Март ахырында Илданны хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертәләр.
Мин ул көнне Азнакайда идём. «Тиз арада кайт, военкоматтан килгәннәр», — дигәч, гәүдәсен тапканнардыр дип уйладым. Ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим. Өйгә керүгә, хәрби комиссар әкрен генә кәгазьне укый башлады. Шәфкать туташы миңа тынычландыра торган дарулар каптырды. Үзем елыйм, үзем эчтән генә «хәбәрсез югалган үлгән дигән сүз түгел бит әле», дип юанам.
Ноябрьдә күңелгә өмет чаткысы салган тагын бер вакыйга булды. Илданның да, киявебезнең дә соңгы тапкыр хәбәргә чыккан урыннарында әйберләре табылу, ләкин телефоннары булмавын хәбәр иттеләр. Әллә әсирлеккә төшкәннәрме икән, дип тә уйладык.
Балаларның югалуларына бер ел узгач, кодагый, кызым белән бергәләп, Ростовка юл тоттык. ДНКлар буенча туры килүләр булмагач, тагын бер кат тынычландык. Ләкин озак та үтми начар хәбәр алдык — киявебезне таптылар. Аны июль ахырында алып кайтып соңгы юлга озата алдык. Шулай итеп кызым яшьли тол, оныгым әтисез калды…
Киявебезнең җәсәден алып кайтасы көннәрдә үземне бик начар хис иттем, хәлем начарланды. Эчем авыртуга түзәрлек булмады. Табиблар бернинди куркырлык әйбер дә тапмады. Җанымның авыртуы булгандыр инде ул. Зиратка киявебезнең кабере янына барып: «Дилүс, син өеңә кайтың…. Ә Илданыбыз кайда соң?» — дип үксеп-үксеп елаганнан соң гына җиңеләеп киткән сыман булдым. Киявем дә әнисенең бердәнбер улы иде. Кодагыем да бу хәлләргә ышана алмый, табут белән җирләгәч, гәүдәсен күрмәгән дә кебек бит. «Улым минем өчен исән», — дип, көтә.
Үзем дә: «Улың исән-сау», – дигән сүзне ишетү өчен әллә ниләр бирер идём. Күрәзәчеләргә дә барырга туры килде инде. Барысы да: «Ул исән, ләкин хәлләре авыр», — диде. Берәр җирдә ач, яралы килеш ятамы икән дип, йөрәкләрем өзелә.
«Улым, син бит чәй эчәргә яратасың. Эшеңдә дә пирожкилар алып ашыйсың. Анда гел ашап тору җаең булмас бит, нишләрсең икән», — дидем китәр алдыннан. «Әни, син минем өчен борчылма, түзәрмен. Әнә, апайларыма әйт сине аны, гел тәмле ашауны гына карыйлар», — дип, гел баллы әйберләр яратучы сеңелләренә ишарәләде.
Улым әллә ничә тапкыр төшемә дә керде. Соңгысында – капка төбендә кар көрәп йөри. Үзе нишләптер кепкадан. Махсус операциягә киткәнче сакал-мыек җибәргән иде. Ә төшемдә йөзе мәктәптә укыган чакларындагы кебек иде. Ерактан күреп алдым да, Илдан бугай, дим. Башыннан аягына кадәр бөтен җире таза-саумы дип карадым да: «Илдан!» — дип җан авазы белән кычкырып, янына бара башладым. Ул да минем каршыма килә башлады. Шул мизгелдә уянып киттем, күрешә алмадык.
«Улым армиядән кайткан көн»
Югалган вакытында да аермачык төш күргән идём. Матур киемнәрдән минем яныма кибеткә килеп керде. «Кайттыңмы, бик авыр булдымы, улым?» — дигәч: «Юк, әни, без анда йокладык кына», — дип көлеп җибәрде. Нинди хушбуй сипкәнен беләм, төшемдә исләренә кадәр тойдым.
Онытылыр өчен гел нәрсәдер эшләргә тырышам. Көннәр җылыту белән бакчага чыгып китәм. Үзем менә аралашам, нидер эшлим, кәефем дә бар сыман, әмма баш миенең бер почмагында гел улым.
Гәүдәсе кайтмаса да, улымны инде үлгән дип таныдылар. Ләкин барыбер көтәм, мин сизәм — ул исән. Әни йөрәге алдамый. Төнлә эт өрә башласа да, сискәнеп китәм. Кайтып, тәрәзәдән карап тора сыман. Улымны уйламаган бер генә минутым да юк, — дип уртаклашты Ләйсәнә ханым.
Илданга багышлап, Ләйсәнә ханымның якташы, автор-башкаручы Ләйлә Карамова бик матур җыр да иҗат иткән.
Аңа булган рәхмәтләрем әйтеп бетерерлек түгел. Улымның кайтуына өмет бирә торган җыр язуын үтенгән идём, теләгемне үтәде, — дип уртаклашты Ләйсәнә ханым.
«Гәүдәсен күрмәгәч, ышанасы килми»
Әгерҗе районы Уразай авылыннан Рәзилә апа Әхмәтшинаның да җанын өмет уты җылыта. Улы Марсель 2025 елның 1 июленнән хәбәрсез югалган дип санала. Ләкин хәрби әле июль ахырында әти-әнисенә үзенең каты яралануы турында яза. Шуннан соң аның белән элемтә өзелә.
Марсель минем үзем тапкан улым түгел. Ләкин мин аны үземнең балам кебек итеп тәрбияләдем, «үземнеке түгел» дигән уйның башыма да кергәне булмады. Әниләре вафат булганнан соң, ирем ике бәләкәй бала белән тол калган. Марсельгә – 10, Дамирга 9 яшь булганда аларның әтиләренә кияүгә чыктым. Үземнең дә беренче никахымнан ике балам бар иде. Балаларыбызның барысын да яратып тәрбияләдек. Марсель белән Дамир да мине чит итмәделәр, әниләре итеп күрделәр. Аеруча да Марсель белән серләребез уртак булды. Борчуларын да, шатлыкларын да сөйли торган иде.
Укуын тәмамлаганнан соң, Ижаудагы металлургия заводына эшкә урнашты, эше бик әйбәт иде. Кечкенәдән тырыш булды, бер эштән дә куркып тормады. Ир-ат эшләрен бик тиз өйрәнә иде. Эшендә дә бик яраттылар, хөрмәт иттеләр үзен.
Махсус операция башлану белән Марсельдә китү теләге булды, бу хакта безгә дә әйтте. Әтисе, туганнары — барыбыз бергә: «Бармыйсың», — дип катгый итеп әйттек. «Әти дә хезмәт иткән, минем дә илне саклыйсым килә», — диде. Шулай да, сүзне тыңлап, башта бармый калды. Без дә тынычланган идек. Ләкин улым үзенекен итте. Барыбер каршы булачагыбызны белептер, безгә әйтеп тә тормады. Контракт төзегәнен иртәгә китә дигән көнне генә белдек… 2024 елның декабрендә Самарадан алып киткәннәр аларны. Озатырга барырга да җитешмәдек… — ди Рәзилә апа.
«Марсельнең махсус операциядәге фотосы»
«Марс» позывнойлы Марсель якыннары белән видеоэлемтә аша аралашып тора. 10 һәм 30 июльләрдә хәрбидән каты яралануы турында хәбәр килә. Шуннан соң элемтә өзелә.
Төрле җирләргә язып, баланы эзләдек. Хәрби частеннән килгән хатта Марсельне 1 июльдән хәбәрсез югалды дип язалар. Ә безгә ул июль ахырында да язды бит әле. Яраланган иде.
Инде нишләргә дә белмибез. Башка шундый әниләр белән дә аралашып торабыз, нинди генә могҗизалы хәлләр сөйләмиләр. Түбән Камадан бер хатын-кыз белән сөйләшеп кайттык. «Күршеләребезнең улы ике елдан соң әсирлектән кайтты», — диде.
Марсель шалтыраткан саен: «Мин исән-сау кайтачакмын», — ди торган иде. Борчылмаска кушты. Сүзендә тора алса иде. Гәүдәсен күрмәгәч, ышанасы килми шул. Аллаһы Тәгәләгә тапшырдык инде, — диде Рәзилә апа.
«Бөтен яратуыбызны бирдек, үкенечка кала торган булмады»
«Бөек Ватан сугышыннан хатын-кызлар ирләрен, улларын гомер буе көткәннәр бит. Без дә бүген менә шул хәлдә инде. Улымнан хәбәр булмаганга бишенче ел китте, — дип башлады сүзен Казанда яшәүче Мөслимә апа Исхакова.
Равил улымның кечкенәдән хәрби булу хыялы бар иде, — дип дәвам итте ул. – Башта – Суворов, кабат танк училищесын тәмамлады. Абыйсы, киленем белән бергә кире үгетләмәкче булдык. «Нигә мин сезне тыңларга тиеш, хәрби буласым килә», — диде. Бик яратылып, кадер-хөрмәттә генә үскән балага Суворов училищесында укуы бер дә җиңел булмады. Таләпләр зур — иртән торып бишәр чакрым йөгерәләр иде. Аның каравы, танк училищесын бик җиңел генә укып чыкты. Суворов училищесын бетергән укучылар «танковый»да судагы балык кебек йөзәләр дип әйтә иде командирлары. Параллель рәвештә педагогия институтын да тәмамлады.
Мәскәүдә хезмәт итте. Яңа елларны каршыларга гел безнең янга кайта иде. Махсус операция башланыр алдыннан бәйрәмгә дип кайтты, ләкин 25 декабрь көнне үк кире чакыртып алдылар. Махсус операция зонасына дә алар иң беренчеләрдән булып керделәр. Соңгы тапкыр улым белән 2022 елның 26 февралендә сөйләштем. Шуннан бирле улымның тавышын ишеткәнем юк…
Задание вакытында улым танкны әкренәйткән дә, үзе белән булган ике иптәшенә сикерергә кушкан. Үзе туп-туры ут эченә кереп киткән. Танк янган. Янса да, эчтә улымның сөякләрен тапмадылар. Шуңа да, бәлки үзе дә чыга алгандыр дигән өмет белән яшим. Бәлки әсерлектәдер, бервакыт исән-сау кайтыр дип уйлыйм. Суга батканда саламга ябышкан шикелле инде бу… Бик авыр хәлләр инде, җаным.
«2001 елның җәендә Кырымда төшкән фотобыз»
«Әнием, минем белән барысы да әйбәт, борчыла гына күрмә», — диде киткәч тә. «Мин теләсә-нинди телефоннан шалтырата алам», – дип, бөтен номерларны да алырга кушты. Менә шуннан бирле телефонымны үземнән бер генә минутка да калдырганым юк. Ялгыш ишетмичә калсам да, үзем яңадан шалтыратам. Һәр номерны, бәлки улымдыр дип, өметләнеп җыям.
Аналар теләге кабул була диләр бит. Иртәнге намазлардан соң да озаклап теләп утырам. «Аек акыллары белән, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып кайтсын», — дим.
Мөслимә апа Равилнең тәрбиягә алып үстергән улы икәнлеген дә билгеләп үтте.
Равил минем бертуган энемнең улы. Әти-әнисе фаҗигале рәвештә вафат булды. Без аны 3 яшеннән алып тәрбияләдек. Шуңа да олы улым белән яшь аралары бик зур. Тормышыбыз җитеш, олы улыбыз инде буй җиткән иде. Үз көебезгә генә, дөнья кумыйча яшәп ятканда килеп керде ул безнең тормышыбызга. Шуңа да безгә курчак урынына булды инде ул. Олы малаем өйләнгәч, киленебез дә, яратып, «улым» дип кенә торды. Мохтаҗлык күрмәде, мәктәпкә алып барырга җиләк-җимешләрен, печенье ише әйберләрне дә коробкалар белән алып кайтып куя идек. Иң матур, иң затлы киемнәрне кидердек.
Училищеда укыганда бакчабызга бөтен дусларын алып кайта иде. Барысын да мунча кертә, тәмле ризыклар белән сыйлый идек. Бөтен яратуыбызны, назыбызны бирә алдык улыбызга, Аллаһка шөкер, үкенечкә кала торган булмады, — дип сөйләде безгә Мөслимә ханым.
Менә-менә улым кайтып керер дип, өметен өзми яшәгән әти-әниләргә сабырлык бирсен Ходай.







